Сукыр кешеләр нинди төш күрә
Яшәеш

Сукыр кешеләр нинди төш күрә

Күзе яхшы күрүчеләр кызыклы һәм төсле төшләр күрә. Ә сукыр кешеләргә нинди төшләр керә икән? Бу аларның кайчан сукыраюлары белән бәйле.

Әгәр дә кеше тумыштан сукыр икән, ул гомумән тирә-якның нинди булуы турында белми. Шуңа, аның өчен күз белән күреп була торган образлар ябык. Әмма ул авазлар ишетергә, ис сизәргә, тоемларга, тормышта гына түгел, төшендә дә сәләтле.

 

Ә гомер барышында күрми башлаганнар дөньяның нинди булуын хәтерли һәм шуны төшләрендә күрә. Дөрес, вакыт узу белән образлар онытыла, хәтер аларны начаррак әйләндерә башлый. Шуңа күрә, тора-бара төшләр дә төссезләнә һәм бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.


Нет комментариев