Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыш чоры балалары истәлекләреннән

Абдулхаева Мөршидә апа сөйләгәннәрдән.

1941 елның 22 июнендә, таң алдыннан, сугыш игълан итмичә генә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүне явызларча өзеп, немец-фашист гаскәрләре Совет җиренә бәреп керә. Бу хәбәр бөтен совет халкын тетрәндерә.

“- Мин бу вакытта Урысбага авылында тора идем. Миңа 12 яшь иде. Үзем ятим, әни мин яшь булганда үлде, әти сугышка кадәр, сталин төрмәләрендә хәбәрсез югала. Сугыш башланганын белгәч, бөтен халык бик каты  елады. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка алып китә башладылар.

Хатын-кызлар барысы да авыл хужалыгы эшләрендә эшли. Көндезен без көнозын уракта идек. Ә төнлә ындыр табагында эшләдек. Рәтләп йокларга вакыт та юк иде. Сабан сөргәндә үгез, сыер җигә идек. Атлар юк. Тагын бик күп төрле эшләрдә эшләдек. Әмма бу җәй көне. Кыш көне без урманда, машиналар утын ташысын өчен, кар көрәп, юллар сала идек. Ул вакытларда алабута, черек бәрәңге, имән чикләвеге, кычыткан ашамаган кеше булмагандыр. Үстерелгән икмәкнең күп өлеше фронтка җибәрелде.

Сугыш бик күп кешегә зур авырлыклар китерде. Минем яшьтәшләрем, күп дусларымда сугыш кырларында ятып калды. Күпләр ачтан үлде. Күрше авылларда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләр дә бар иде. Кайберәүләр түзә алмыйча, үләксә базларына бардылар. Әмма без түздек. Без үз ватаныбыз өчен, киләчәк буын өчен түздек. Хәзерге заманда һәм киләчәктә дә башка буыннарга мондый сугыш афәтен күрергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев