Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суд приставларын да тикшерәләр

ТР буенча суд приставлары федераль хезмәтенең Яшел Үзән районы буенча идарәсе эшчәнлеген шәһәр прокуратурасы тикшергән.

Кайвакыт тиешле вазифадагы затлар тарафыннан да закон бозу очраклары була. 
Агымдагы елның сентябрендә шәһәр прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүченең ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең Яшел Үзән районы суд приставы-башкаручысының хокуксыз гамәлләренә карата мөрәҗәгатен карый.
Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, бурычлы кешегә йортка керә торган урында юл төзү турында йөкләмә бирелгән була һәм бу эшләнде дип, суд приставы тарафыннан башкарма производствога нокта куела. Әмма йорт янына бару юлы төзелми, бу исә суд эшенең законсыз тәмамлануы турында сөйли.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев аңлатуынча, тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр прокуратурасы башкарма производствоны тәмамлау турындагы законсыз карарга протест белдерә. Ул карала һәм канәгатьләндерелә. Моннан тыш, эшне нигезсез тәмамлау факты буенча тикшерү материалы РФ УПКның 144-145нче статьясы нигезендә тикшерү үткәрү һәм процессуаль карар кабул итү өчен Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев