Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суд приставлары һәм ЮХИДИ бурычларны рейдка чыгып түләттерә

ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергә ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләрнең өйләренә рейдлар ясый башлады.

Алар гадәттә тикшерү өчен ЮХИДИ штрафларын иң күп түләмәүчеләрне сайлап ала. Бу юлы алар 7 кешенең фатирында булып кайткан. Суд приставлары бу кешеләрнең үз бурычларын үтәүне таләп иткән. Аларның милек торышы да тикшерелгән. Тикшерелүчеләрнең бер өлеше бурычларын тиз арада кап ларга алынган. 
Берничә мисал: Васильевода яшәүче 29 яшьлек ирнең 30 мең сум штрафы булу сәбәпле приставлар аның «ВАЗ» автомашинасына арест сала. Шундый ук хокук бозу өчен 30 яшьлек Осиновода яшәүченең дә автомашинасы тоткарлана. Автомобильләр махсус тукталышка илтеп куе ла. Әлбәттә, бу кешеләр «тимер атларыннан» бөтенләйгә колак кагарга теләмәсәләр, бурычларын тиз арада түләргә тырышыр лар. Әгәр штраф 10 көн эчендә дә түләнмәсә, автомобиль бурычны каплау өчен сатылачак. 
– Бурычлыларның квартирлары буенча йөрү үз нәтиҗәсен күрсәтә, – дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Түләмәүчеләр исемлеге озын. Бурычы 30 мең сумнан артып киткән 241 кеше исәптә тора. Мондый рейд чаралары алда да дәвам итәчәк. Машина йөртүчеләргә кисәтеп шуны әйтәм: штрафларны 60 көн эчендә түләргә кирәк. Әгәр дә ул закон билгеләнгән вакытта түләнми икән, штраф ике тапкыр арттырыла. Әмма ул бер мең сумнан ким булмаска тиеш, яисә аңа 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына, яисә бурычлы 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев