Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Су коену өчен җайланмаган урында баланың үлеменә бәйле инде өченче бәхетсезлек очрагы

- 25 июньдә Югары Ослан районының Ключищи авылы янында Идел елгасы култыгында суда фаҗига булды.

Кыз, кызганычка каршы, су янында өлкәннәр күзәтүеннән башка була һәм култык аша салынган җәяүлеләр күпереннән суга чума. Бу инде ел башыннан бирле республикада суда балалар үлеме буенча өченче очрак. Алар барысы да бер үк сценарий буенча килеп чыккан — балалар караучысыз булган, - дип билгеләп үтте ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе хезмәткәрләре ата — аналарны тагын бер кат искәртә: балаларны сулыкларга ялгызларын генә җибәрмәгез, балалар һәрвакыт олылар күзәтүе астында, шәһәр яны сәламәтләндерү лагерында, я мәктәп яны лагерында, яки туганнары һәм якыннары тәрбиясендә булырга тиеш.

Республикада бүгенге көндә 50 пляж исәпкә куелган, моннан тыш 110 су янында күпләп ял итү урыны бар, анда муниципаль районнарның мобиль патруль төркемнәре кизү тора.

Исегездә тотыгыз, кешеләр, шул исәптән балалар да, тиз арада һәм дәшмичә, хәтта ярдәмгә чакыртып та өлгерә алмыйча баталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев