Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Страховой пенсия кемнәргә бирелә?

Пенсия яшенә җитеп, стаж һәм пенсия баллары җыйган россиялеләргә картлык буенча страховой пенсия бирелә (ир-атларга - 60 яшьтән, хатын-кызларга 55тән алып).

Страховой стаж тугыз елдан да ким булмаска тиеш, ә 2024 елга – 15 елдан. Пенсия балларының, әгәр кеше быел китәргә җыенса, 13,8дән ким булмавы шарт булып тора (2025 елга – 30дан).

Әгәр дә стаж һәм баллар җитмәсә, кешегә страховой пенсия урынына социаль пенсия билгеләнә. Әмма – биш елга соңарып, ягъни хатын-кызлар аны - 60 яшьтән, ә ир-атлар  65 яшьтән ала алачак.

Әгәр дә биш ел дәвамында кеше рәсми рәвештә эшләсә, аның тиешле стажны һәм балларны җыю ихтималы бар. Ә страховой пенсия социаль пенсиядән күбрәк. Быел безнең илдә уртача еллык пенсия 14 мең сум тәшкил итәчәк, ә социаль пенсия – тугыз меңнән артыграк.

Пенсия фондында белдерүләренчә, пенсия билгеләүләрдән баш тартулар булган, әмма бик аз кешегә. Мәсәлән, 2016 ел нәтиҗәләре буенча пенсияне мөрәҗәгать итүчеләрнең 0,4 процентына гына баш тартканнар. 2017 ел нәтиҗәләре соңрак ясалачак.

 

Фото: www.kazved.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: страховая пенсия минимальный страховой стаж