Страховой пенсия артачак
Яшәеш

Страховой пенсия артачак

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсиясе 3,7 процентка артып, 2017 елның фаразланган инфляциясеннән югарырак булыр дип көтелә.

Пенсия баллы 81,49 сумны тәшкил итәчәк (2017 елда – 78,58 сум ). Коэффициентның яңа бәясенә пенсия баллары тапкырланачак. Гражданнар табышына тәэсир итә торган тагын бер күрсәткеч - фиксацияләнгән түләү. Ул индексациядән соң 4983 сум булыр дип көтелә. Индексация исәбенә пенсиянең уртача күләме 14 075 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

фото: Ведомости


страховая часть пенсии

Нет комментариев