Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөткә таләпләр

– Сәүдә нокталарында хәзер сөт һәм сөтне алмаштыра торган ашамлыклар киштәләрдә берсеннән берсе аерым торырга тиеш дип әйтәләр. Яңа закон буенча аларның урыны ничек билгеләнгән. Шуны аңлатсагыз иде? Саҗидә Хәерова. Яшел Үзән

– Чынлап та, яңа таләпләр буенча сөт һәм сөтле ашамлыклар кибет киштәләрендә  аерым күзгә ташланып торырга һәм аларга  «Сөт алмаштыргысыз ашамлыклар» – «Продукты без без заменителя молочного жира» язмасы астында булырга тиеш, – дип аңлата  «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының  консультация үзәге җитәкчесе Надежда Костюк. – Бу ашамлыкларны 2019 елның 18 июнендә Россия Минпромторгы һәм Роспотребнадзор боерыклары белән расланган методик рекомендация­ләре буенча урнаштыру киңәш ителә.
Сәүдә оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр сөт ашамлыкларын башка ашамлыклардан  визуаль аеру ысулын һәм урнаштыру урынын үзләре сайларга хокуклы, әмма аларда «Сөт алмаштыргысыз ашамлыклар»-«Продукты без заменителя молочного жира» мәгълүмат язмасы булырга тиеш. 
Сәүдә залында сөт һәм сөтне алмаштыра торган ашамлыклар башка ашамлыклардан визуаль аеруның тәкъдим ителгән ысуллары:
1.Киштәләргә  «Сөт алмаштыргысыз ашамлык­лар» мәгълүмат язмасын кую.
2.Товар ценникларын махсус бизәү (мәсәлән, төрле төсләр куллану), шулай ук ценникларда  ашамлыкның  сөт алмаштыргысыз булуын күрсәтү.
3.Товар киштәләрен, товар бәяләрен бизәү (мәсәлән, төсләр дифференциациясе)
4.Сөт ашамлыкларын түбән температуралы  суыткычларга аерым урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев