Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СССР  дояркалары: ә Бакырчыдан кемнәр алар?

Бу язмамны  язарга кулыма  килеп кергән шушы  фоторәсем этәрде.

Сораштырганнан соң, бу рәсемнең 1955-1956нчы елларда  төшерелгәнен әйттеләр. 60 елдан артык Бакырчы  фермасында эшләүчеләр монда. Барысы да диярлек әтисез үскән, сугыш чоры балалары – иң олы дигәннәренә дә  25-26 яшь тирәсе.  Күбесенә 18-20 яшь булган. Рәсемгә карагач, аларның йөзләрендә  яшьлек чаткылары  күренми дә.  Сугышның йөрәкләренә салган  җәрәхәтләре, авыр, ачлы-туклы  тормыш иртә олыгайткан  авылдаш кызларымны.  Бүген инде аларның күбесе  бакый дөньяга  күчкән. Бу рәсемдә ул  чорда фермада эшләүчеләрнең  күбесе юк та әле, рәсемгә төшәргә туры килмәгәндер.

 

Фермада мөдир -  Кәлимулла абый Сабиров -  уртада. Кырын ятканнар – Фәрит Бикмуллин  һәм Юныс Солтанов – иң яшьләре, 1943 елгылар. Алар ничек эләккәннәр бу рәсемгә?  Иң өлкәннәре – Мөсәлимә  Биктаһирова, Фәһимә Хәйруллина, Суфия Нигъмәтҗанова, Нурдидә Нигъмәтуллина – 1928-1930нчы елгылар.

Бакырчы фермасында эшләп  бер көн ял күрмәгән, бар хезмәтне кулдан, җилкәдә эшләп үткәргән “Кызыл Алан” колхоз фермасы хезмәтчәннәрен  санап үткәрдем күңелдән.

 

Рәйханә Зәйнуллинаның кызыклы да, гыйбрәтле  язмасын газетабызның киләсе чәршәмбе саныннан   укый аласыз. Фотосы да бары тик газетада гына чыга.  Язмадагы рәсем Интернет битләреннән алынды.

Фото: http://novokrasnoe.cerkov.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев