Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮХИДИ хәбәр итә

413 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 56 очракта матди зыян китерелгән. 4сендә кешеләр имгәнгән. 7 машина йөртүче исерек килеш ачыкланган. Штрафын түләмәгән өчен 39 кеше тотылган. Шуларның 8енә – арест, 7сенә штраф салынган. 1 кеше мәҗбүри эшкә җибәрелгән.

  • Яшел Үзән – Волжск юлында «Форд» автомобилен йөртүче 56 яшьлек Казанда яшәүче ир  исерек хәлдә булып юл тизлеген арттырган һәм машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «ГАЗ-3010» автомобиле белән бәрелешкән.  Нәтиҗәдә «Форд»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры тән җәрәхәтләре алган.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Рено-Логан» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир  якынча мәгълүматларга караганда  юл йөрү тизлеген арттырган һәм дистанция сакламаган, каршыдан килгән «ВАЗ-2111» автомобиле белән бәрелешкән. «ВАЗ»ны йөртүче тән җәрәхәтләре алган.

  • Норлат – Акъегет юлында «ВАЗ-211440» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир «ВАЗ-21093» автомобилен буксировкага алган.  Каршы юнәлешкә чыгып, каршыдан килгән «Рено Логан» автомобиле белән бәрелешкән.  Нәтиҗәдә  «Рено Логан»  юл кырыена төшеп капланган. Буксировкага алган автомобильне, «Рено Логан»ны йөртүчеләр һәм дүрт пассажир тән җәрәхәтләре белән госпитализацияләнгән.

Васильевоның Ленин урамында «ВАЗ-2112» автомобилен йөртүче 27 яшьлек ир  юлдан чыгып барган
8 яшьлек кызны бәрдергән. Кызга бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.

Фото: социаль челтәрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аварии в Зеленодольском районе