Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СПОРТ УЛ БЕР КӨНЛЕК ТҮГЕЛ

Физкультурачылар көнен Яшел Үзәннең лаеклы итеп бәйрәм итәргә хакы бар. Чөнки сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар саны елдан-ел арта.

Яшел Үзәндә беренче тапкыр Физкультурачылар көне моннан 80 ел элек июнь аенда билгеләп үтелгән. Хәзер ул августның икенче шимбәсендә уза һәм спортка бәйле булган һәркемне үзенә җыя. Быел тантаналы чара музыка мәктәбендә оештырылды.
Соңгы биш елга гына күз салсак та, Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 30дан артык универсаль спорт комплекс төзелде, өч база барлыкка килде. Теләге булганнар яраткан спорт төре белән теләсә кайсы вакыт шөгыльләнә ала. Чөнки әллә кайда барасы юк, барысы да янәшә. 
– 80 ел элек кебек хәзер дә Яшел Үзән чаңгычылары югары дәрәҗәле ярышларда җиңә. Андрей Ларьков, Анас тасия Доценко исемнәре бөтен Россиягә билгеле. Һәм яңа чемпионнарны үстерергә перспективалары-быз югары, – ди 4нче спорт мәктәбе директоры Евгений Белов. 
Күпләрнең тормышы спорт белән бәйле булса да, һөнәри бәйрәмнең төп геройлары – үз гомерен физкультурага багышлаган кешеләр. Район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр спортчыларга, тренерларга, ветераннарга, шулай ук мәктәп һәм предприятие вәкилләренә бирелде. 
Бәйрәм чаралары, әлбәттә, бер көн белән генә чикләнми. Атнасы буе балалар арасында футбол, волейбол, шахмат буенча турнирлар узды һәм ярыш лар дәвам итәчәк. Чөнки спорт ул бер көнлек түгел, ә – гомерлек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев