Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спектакльләр бәйгесендә

"Театр яктылыкка-нурга илтә!", – дип исемләнгән спектакльләр бәйгесендә Мулла Иле мәдәният йортының " Шонкар" театр коллективы драматург Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" исемле драмасын күрсәтте.

Тамашачыны иң элек залның сәхнәгә якын урынына куелган бала бишеге кызыксындырды, ни өчен бирегә куелган? Сәхнәгә исә бала табу йортының бер палатасын хәтерләткән декорацияләр урнаштырылган, барысы да төптән уйланып эшләнгән. Баш рольне башкаручы Рәзинә Сәйфетдинованың табигый, чын актерларча башкарылган Гөлфинәсе, спектакль буе үзенә тартып, кирәк вакытта көләргә, кайчак уйланырга мәҗбүр итте. Ике сәгатьләп барган тамашаны залда утырганнар бик кызыксынып карадылар. Әниләргә "балаларын" имезергә (кечкенә бала арбасына яткырып, анысына кадәр уйлап тапканнар бит) шәфкать туташы алып кереп биргәч, алда язылган бишек янына Әнисә Насыйбуллина чыгып бик моңлы тавышы белән бишек җырын җырлады. Тагын бер оста уйнаучы ханымны атап үтәсем килә, ул тумышы белән Тәтеш районыннан Раилә Сәләхиева-Валентина ролен башкарды. Элек бу спектакльне Камал театры артисткасы Алсу Гайнуллина уйнаганы белән хәтердә калганга, гел чагыштырып утырдым, ошаса да ошар икән, тавышы, сөйләме, чөнки безнең як сөйләменнән аерылып тора, көлүләренә кадәр Алсуга ошаттым. Барысын да санап китеп булмый, барысы да бик осталар, сүзен дә ятларга кирәк бит әле. Соңыннан баш табибны башкаручы Фәридә Нуруллинаның "Бала гаиләдә үсәргә тиеш, әти-әниләре белән", – дигән җөмләсеннән соң залда утырган күпчелек хатын-кызлар күз яшьләрен сөртә иде. Спектакльне куючы режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә Әбделхәеваның дөрес итеп актерлар сайлауын, оста оештыручы икәнен билгеләп үттеләр. Алардан соң Норлат мәдәният йортының театр коллективы Г. Камалның "Беренче театр"ын сәхнәләштергән иде, аларның уены комедия жанрында булгач көлкеле бит. Бик күп тапкырлар каралган булса да, башкаручылары төрле бит аның. Хәмзә бай һәм Вәли ролендә уйнаган Альберт Гатауллинны инде шомарган, комик рольләрдә оста итеп уйнаучы буларак белсәк, Биби ролендәге Инзилә Хәйруллина да сокландырды. Фатыйх ролендәге Рамазан Абзалин яшь булса да сәхнәдә үзен иркен тота. Мәдәният йорты режиссеры Лилия Сибгатуллинаның әле бәйгегә бу беренче куелыш спектакле генә, беренче булса да, бик төерле булмады, әле уңышлары алда булсын, дип телик!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфарин ,хөрмәтле авылдашлар! Мин дә бик теләп карар идем.

    Теги: Яшел Узэн районы Норлат авылы спектакль