Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спектакльдән соң уйланулар

14 апрельдә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары Норлат мәдәният йортына балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” һәм “Кичер мине, әнкәй” спектакльләрен куеп, авылдашларыбызны сөендерделәр.

Артистлар арасында күпләребез танып белгән, районыбызның ике талантлы егете – Фернат Насыйбуллин һәм Илфат Габидуллин бар иде, алар төп рольләрне башкардылар.

"Кичер мине, әнкәй" пьесасы бүгенге көн проблемаларын күтәрә, тамашачыныны көлдерә дә, елата да, балаларны да, ата-аналарны да бик күп нәрсәләр турында уйландыра да...
Залда төрле яшьтәге тамашачылар бар иде. Мәктәп укучыларының да театрга тартылуы шатландырды. Спектакль беткәч, алар артистларга чәчәкләр тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр.


"Театр яхшылыкка, нурга илтә", диеп юкка гына әйтмиләр. Ничә кешенең җаны җылынды, күңеле чистарды бу истәлекле кичтә?!
Хөрмәтле авылдашыбыз, Фернат Насыбуллинга, үзе эшли торган театрны Норлатка алып кайта алганы өчен, райондашларыбызны, шундый матур спектакльләр куеп, сөендергәннәре өчен якташлары исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Мондый очрашуларда ерактан килгән танылган артистларыбызга, талантлы якташларыбызга рәхмәт сүзләрен авыл җитәкчеләре, клуб мөдире әйтсәләр бик яхшы булыр иде. Шул җитмәде. Фернатыбыз да аларны көткән икән.

Роза Ягудина,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Норлат авылы спектакль якташлар театр