Совет һәм Россия актеры, РСФСРның халык артисты Андрей Мягков вафат булды
Яшәеш

Совет һәм Россия актеры, РСФСРның халык артисты Андрей Мягков вафат булды

Аңа 82 яшь иде.

Андрей Васильевич Мәскәүдә вафат була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе - йөрәкнең кискен җитешсезлеге. Аны өйдә хатыны тапкан.

Мягков театр һәм кинода бик күп роль уйнаса да, халык мәхәббәтен "Ирония судьбы, или с лёгким паром", шулай ук "Служебный роман"фильмнарындагы рольләр ярдәмендә алды.


Нет комментариев