Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль челтәр ызгышу урыны түгел

«Семнадцать мгновений весны» кинофильмында тыелган нацистлар символикасын күрергә була. Бу символиканы шушы популяр фильмнан алып социаль челтәргә урнаштыру экстремизм булып саналмыймы?

Аңлатманы Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров бирә:
– «Семнадцать мгновений весны» фильмы, чынлап та,  совет киносы классикасы булса да, экстремизм юнәлешендәге материалларга формаль рәвештә карарга ярамый.   
 РФ Югары суды Пленумы судларга шикаятьләрне караганда эш кузгату өчен нигезләмәләр булу-булмауны җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртә (РФ ВС Пленумының 2018 елның 20 сентябрендәге 32нче карары).
Материаллар буенча  җинаять эше кузгату өчен җитәрлек мәгълүмат булыр­га тиеш. Интернетта дошманлык кузгатуга китерүче  аудио һәм видеофайллар, рәсемнәр урнаштырылудан тыш, дошманлыкка этәрүгә мотив булу да кирәк.
Эшне караган вакытта  Интернетка шундый материал куючының үзенең  конституцияне бозуын, кешеләрнең дәрәҗәсен төшерүен, милләтара дошманлык тудыруын алдан белгәнлеген  ачыклау да мөһим. Әгәр дә аның бу гамәлләрен махсус кылуы  ачыкланса, эшчәнлек  РФ УКның 282нче маддәсе буенча квалификацияләнә.
Болардан тыш, әлеге мәгълүматны  урнаштыручының эшчәнлеге, шәхесе (радикаль идеологиягә бирелеше, экстремистик берләшмәләрдә катнашуы, элек административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылуы, экстремистик юнәлештәге гамәлләре ), мәгълүматның күләме, социаль челтәрдә күпме вакыт торуы исәпкә алына.  Шулай ук судлар эшне караганда гамәлнең зур әһәмияткә ия булмавы турында РФ УКның 14нче маддәсенең 2нче өлешен исәпкә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев