Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкчегә сораулар

Газета укучыларыбызың сорауларына җавапны ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Котельников бирә:

– Молодежная белән Столичная урамнары кисешендә светофор кайчан эшли башлар икән? Машина ташкыны зур, бер-берсенә юл бирәселәре килми, барысы да ашыга. Аварияләр шунда еш була, нигә сузарга?
– Светофорларны ремонтлау һәм урнаштыру максатчан федераль программа буенча башкарыла. Ә рес­публикабызда бу эш белән бары тик бер подрядчы шөгыльләнә. Шулай булуга карамастан, әлеге светофорны декабрь урталарында эксплуатациягә тапшырыр­га планлаштырабыз.
***
– Шәһәрдә бәдрәфләр юк. Кыстала башласаң, ә бу хәлнең булуы бик мөмкин, кая барырга? Күл буенда булачак дип ишеткән идем, анда да күренми.
– Күл буенда бәдрәф вакытлыча гына, сезонлы булачак. Ягъни җәйге чорда гына эшләтү мөмкинлегебез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев