Соңгы тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциянең 27 яңа очрагы теркәлгән
Яшәеш

Соңгы тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциянең 27 яңа очрагы теркәлгән

Төбәктә авыру йоктыручылар саны 6536 кешегә җиткән, дип хәбәр итә ТРда COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб.

26 кеше элегрәк авырып китүчеләр белән якыннан элемтәгә кергән, бер читтән килеп чыккан очрак. Сигез кеше хастаханәгә озатыла, 19ы өйләрендә дәвалана.

Иң күп зарарланганнарны Казанда - 14, ике тапкыр йоктыру очрагы - Яр Чаллыда, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында ачыклаганнар. Безнең Яшел Үзән районында 1 йоктыру очрагы теркәлгән.

Бөтен чорда 5356 кеше савыкты, шул исәптән узган тәүлектә 59 кеше. Исегезгә төшерәбез, Россиядә коронавирга йоктыручылар саны 1 миллионнан артып китте.


Нет комментариев