Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы сугыш беткәнгә – 30 ел

Нәкъ 30 ел элек беренче хәрби колонналар Әфганстандагы Дуслык күперен кичте. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Республикадан өйгә әйләнеп кайтты. СССР 10 елга якын рәсми властьның радикал оппозициягә каршы көрәшенә ярдәм итте. Ә фетнәчеләрне бик юмарт рәвештә НАТО илләре тәэмин итте.

Әфган сугышында Яшел Үзән районы һәм шәһәреннән барлыгы 652  кеше катнашкан. 
16 солдатка туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Бүген ветеран әфганчыларны, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны,  аларның әти-әниләрен, тол хатыннарын хөрмәтләү, искә алу һәм хәтер көне.

Әфганстандагы сугыш – Советлар Союзы дигән зур илнең тарихында соңгы бөек сугыш. «Әфган сугышы» турында күп нәрсәләр билгеле, әмма бу республикага совет гаскәрләрен кертергә нәрсә сәбәп булуын барыбыз да белми. Мәскәүгә Әфганстаннан һәм АКШтан килгән разведка мәгълүматлары – Совет җитәкчелеген Әфган кризисында көч куллану карарын кабул итәргә этәрүче төп нигез булып тора. Соңрак ачыкланганча, аларның күбесе көнбатыштагы хезмәтләр (спецслужба) тарафыннан махсус, Әфганстанда һәм аның белән чиктәш совет республикаларында хәлне кискенләштерү, әлеге процессны көчәйтү һәм СССРны канкойгыч сугышка җәлеп итү максатыннан эшләнгән коткы була. 1979 елның 25 декабрендә Мәскәү вакыты белән 16 сәгать 30 минутта Әфганстан демократик республикасына совет гаскәрләрен кертү башлана.
Бу сугыш 9 ел, бер ай һәм 19 көн дәвам итә. Һәм ул 15 меңгә якын совет солдатының гомере бәясенә төшә, 6 мең кеше инвалид кала һәм 200 кеше әле бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
1988 елның маенда гына, Советлар Союзының үз гаскәрләрен аннан чыгарачагы тәгаен билгеле була. Ул вакытта әйтелгәнчә, интернациональ бурыч үтәлә.

Тулы материал газетада №11.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев