Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сәнгать белән очрашу урыны» – Яшел Үзәндә

Шәһәребездә «Сәнгать белән очрашу урыны» Бөтенроссия проектының өченче этабы башланып китте. Әлеге киң масштаблы проект Рус музее, Мәскәү педагогия университеты, РФ Сәнгать белеме һәм мәдәният институты, Россия Почтасы һәм «Артек» федераль дәүләт бюджет учреждениесе катнашында гамәлгә ашырыла.

Проект 2016 елдан башланып китеп, Россиянең 25 төбәгендәге 52 шәһәрендә булган инде. Хәзер ул – Яшел Үзәндә!
Узган җомгада аны Родина мәдәният сараенда урнашкан музыкаль театрда тантаналы төстә ачып җибәрделәр. Җыелучылар бу проектның әһәмиятен билгеләде. Ул шәһәр халкы өчен чын бүләк һәм вакыйга булып тора.
– Безнең бурыч – сәнгатьне халыкка якынайту, – диде бу чараны ачу тантанасында проект координаторы Лали Гегечкори. – Россиянең ерак районнарында яшәүчеләрне  чын сәнгать әсәрләре белән таныштыру, рәссамнарның иҗаты турында гади телдә сөйләү.
Күчмә күргәзмә фондына совет рәссамнары Петр Мальцев, Александр Дайнеко, Кузьма Петров-Водкин, Петр Вильямс, Александр Лактионов кебек осталарның әсәрләренең төгәл күчермәләре кертелгән. Репродукцияләр проект өчен махсус Санкт-Петербургта  оригиналларына максималь охшатып,  төсләрне саклап, уникаль технология кулланып ясалган.

Язма тулысы белән газетада бастырылды (№52).

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев