Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СМС-пропуск буенча дачага йөрүләр санын Татарстанда атнага икегә кадәр кыскарттылар

МФЦга барырга һәм мәет җирләүдә катнашырга рөхсәт атнасына бер тапкыр, ә суд утырышларында катнашырга аена бер тапкыр алырга мөмкин булачак.

Республика оператив штабы сервисны кайбер гражданнар артыгыннан күп куллану нәтиҗәсендә СМС-пропусклар системасына төзәтмәләр кертә. Хәзер кайбер максатлар буенча атнага яки айга берничә тапкыр гына пропуск рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

"Тормышта төрле хәлләр була, төрле сәбәпләр буенча каядыр барырга да кирәк. Әмма кайбе гражданнар изоляциясе урынын кирәксә-кирәкмәсә калдырып китүен күрәбез», - диде Айрат Хәйруллин.

"Эпидемиологик вәзгыять әлегә киеренке, аны гадиләштерергә кирәкми, бу уңайсызлыклар вакытлыча гына. Мин гражданнар чыннан да кирәк булган чакта гына системадан файдалансыннар иде дип телим ", - дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев