Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Смартфон ватылса нишләргә?

Информацион технологияләр заманында без телефонсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Елдан-ел кулланучылар сенсор телефонга яисә смартфонга өстенлек бирә. Чөнки аларның функцияләре бик күп.

Ә менә аларда җитешсезлекләр табылса гына кәефебез бик кырыла. Андый очракларда смартфонны кире тапшырып буламы икән? Моңа аңлатма бирү өчен без ТР Алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль бүлегенең кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдиновага мөрәҗәгать иттек.
– Без үз хокукларыбызны белергә хаклы. Телефон ватык булса, ниш­ләргә?
– Телефоннар катлаулы товарлар исемлегенә кертелү сәбәпле кулланучылар турындагы законда каралганча, сатып алучы 15 көн   эчендә смартфонын кире тапшыра яисә шундый ук бәядәге һәм модельдәге товарга алмаштыра, яисә бәясен киметтерә, бушлай  төзәттерә ала, – дип сөйли белгеч. – Әгәр дә 15 көн узып киткән булса, товарны кире кайтару, яисә алмаштыру өчен сәбәпләре җитди булырга тиеш. Ягъни телефон ватык булса, яисә кимчелекне төзәтү буенча 45 көнлек срок үтәлмәсә һәм башкалар.
– Нинди җитешсезлекләр җитди булып санала?
– Законга ярашлы рәвештә төзәтә алмаслык җитешсезлек товарны кире кайтаруга яисә алмаштыруга җитди сәбәп булып саналырга мөмкин. Шулай ук төзәтү зур чыгымнар яисә вакыт, яисә берничә тапкыр төзәтүне таләп иткән, яисә төзәтелгәннән соң тагын барлыкка килгән җитешсезлек тә сәбәп була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X