Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен яңа ел

Дүшәмбе көнне, 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Горький исемендәге ЦКИНТ»да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кыш Бабай бүләкләре фабрикасы» дигән яңа ел тамашасы узачак.

Шул ук көнне, 11.00 сәгатьтә Яшел Үзән музыка театрында «Дусларның Яңа ел маҗаралары» мюзиклы һәм күп балалы гаиләләрдән аз тәэмин ителгән балалар өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән бәйрәме узачак. 
Яңа ел тамашаларында катнашу өчен әти-әниләргә 27 декабрьгә кадәр социаль яклау бүлегендә түбәндәге адрес буенча билетлар алырга кирәк: Карл Маркс урамы, 57В йорт, 10 бүлмә. Бүлек 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшли, телефоннар: 4-16-62, 5-58-80. 
Үзең белән ташламалы категорияне раслый торган документ: МСЭ белешмәсе яисә күпбалалы гаилә таныклыгы булырга тиеш. 
Яңа ел бәйрәмнәренә билетлар саны чикләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев