Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СӘЛАМӘТЛЕК ЯКЛЫ ТӘМЛЕ КӨРӘШ

Норлат мәдәният йортында яшь гаиләләр өчен оештырылган, күптән көтеп алынган «Гаилә кулинариясе» бәйрәме гөрләп узды. Чара уңаеннан, матур итеп бизәлгән бинага көч сынашырга искиткеч 5 гаилә, аларның җанатарлары һәм «Төсле зебра» яшүсмерләр клубы төркеме җыелды. Әлеге якты, онытылмаслык күңелле кичәнең инициаторы да шул клубның җитәкчесе Зөлфирә Кельдиева.

Бәйге дөрес туклануга багышланган иде. Аның файдасы турында Норлат участок дәваханәсе табибы Әдилә Шәмсетдинова һәм катнашучы һәр гаиләдән бер кеше, хәтта, балалар да мавыктыргыч итеп сөйләп, файдалы мәгълүмат җиткерде. Ә «баттл»да чын мәгънәсендә сокланырлык, берсеннән-берсе талантлы, иҗади, оптимист һәм кызыклы гаиләләр: Гөлнур һәм Айнур Нурмиевлар, Эльвира һәм Марсель Хөснетдиновлар, Гөлназ һәм Надир Мергалиевлар, Раилә һәм Алмаз Хәйруллиннар, Элеонора һәм Денис Филипповлар көч сынашты. Һәр гаилә бердәмлекләрен, аңлашып гомер итүләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүләрен исбатлады. Алар барысы да төрле һөнәр ияләре, әмма бәйрәмдә үзләренең әле шәп пешекчеләр һәм кулинар булуларын да күрсәтте. 
Конкурс шарты буенча салатлар, десертлар, икенче ризыклар, эчемлекләр 40 минут эчендә әзер иде инде. Барысы да шифалы, файдалы, витаминлы һәм зәвыклы!
Җитәкчеләре, Казанның күп кенә һөнәри шеф-поварлар бәйгеләрендә җиңгән якташыбыз Илшат Шакиров булган җитди жюри әгъзалары, конкурсантларның кулинар осталыкларын ресторан бизнесының барлык кырыс таләпләреннән чыгып бәяләде. Иң югары мактаулы урынга Хөснетдиновлар гаиләсе лаек дип табылды. Калган гаиләләр дә төрле номинация призерлары булды. Бәйрәм тантаналы бүләкләү һәм катнашучылар хөрмәтенә кечкенә генә салют белән тәмамланды. 
Яшь гаиләләр өчен мондый бәйгене Зөлфирә ханым икенче тапкыр уздырды. Аның төп максаты – гаиләне ныгыту, үзара гармония булдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Чара искиткеч булды! Барлык килүчеләр күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр һәм шундый гаилә бәйгеләрендә чыгыш ясау тәҗрибәсе алды. Оештыручыларга һәм аларның күпсанлы ярдәмчеләренә мондый бәйрәм өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бу оригиналь, актуаль һәм яңа. Афәрин! 
«Супергаиләләр» («Авылда социаль проектлау» конкурсы җиңүчеләре) проекты кысаларында «тәмле көрәш»тә катнашучылар, гаиләдә бергәләшеп башкарган кулинария иҗатының һәрвакытта да күңелле, кызыклы булуын исбатлады. Бигрәк тә, үзеңнең дус җанатарлар командасы көч биреп торганда. 
Дөрес туклану – бәхетле һәм сәламәт тормыш нигезе булуына конкурсантлар ышандырды, ә шул ышанычны, Норлат участок дәваханәсе табибы Әдилә ханым Шәмсетдинова ныгытты. 
Номинацияләр буенча җиңүчеләр:
Нурмиевлар – “Иң кабатланмас ризык”
Мергалиевлар – “Ризыкны иң матур бирүче”
Хәйруллиннар – “Иң витаминлы ризык”
Филипповлар – “Иң зәвыклы ризык” 

Роза Ягудина.
Норлат Азиза Җамалетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев