Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек саклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә карантинны озайту яклы

Россиядә коронавирус буенча чикләүне май бәйрәмнәрендә дә озайтырга кирәк, дип белдерде Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Николай Брило.

Аның фикеренчә, илдә үзизоляцияләү режимын йомшартуны турында сөйләргә әле иртәрәк.

Министрлыкта, Россиядә коронавирус белән вәзгыять идарә ителә дип белдерделәр. Йогыш очракларының көн саен артуы 9-10% чамасы тәшкил итә, диде эксперт.

"Россиядә коронавирусны тарату контроль астында, артык үсеше турында сүз бармый", - дип өстәде ул. Шул ук вакытта, ведомствода коронавирус белән авыру вакытында үлем очраклары 1% тан да ким булуын билгеләп үттеләр.

Брило сүзләренчә, башка илләрдә хәзер авыруларның кимүенә тенденцияләр күзәтелә, әмма бу илләр һаман да үзизоляцияләү, социаль дистанционлаштыру буенча чикләү чаралары гамәлдән чыгарылмый.

"Шуңа күрә безнең илдә бу чаралар сакланырга тиеш", - дип саный ул.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирусның 57,9 меңнән артык очрагы теркәлгән. COVID-19 йоктыручыларның иң күп саны Мәскәүдә (31 981) һәм Мәскәү өлкәсендә (6 590) . Илдә авырудан 513 үлем теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев