Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә: «Акчаң юк икән, авырма!»

– Мине бер сорау борчый, балаларга витаминнар бирергә ярыймы? Ни өчен дигәндә, ул бит дару, кирәкле витаминнар организмга ризык белән керергә тиеш дигән фикер дә бар. Ә даруханәгә керсәң, аларның күплегеннән күзләр камаша, кайсын сайлап алырга да белмәссең. Әти-әниләргә киңәш бирсәгез иде. Газета укучыгыз, Яшел Үзән.

Сорауга Яшел Үзәннең 1нче балалар поликлиникасының педиатрия бүлеге мөдире Луиза Сәлимхан кызы Гыйльманова җавап бирә:
– Көнгә бер тапкыр бирелүче комп­лекслы витамин сайларга тырышыгыз. Иң яхшысы: ул яшь буенча бүленгән булсын, бер яшькә кадәр, бердән-дүрт, дүрттән унбер яшькә кадәр. Табиб киңәше белән көзен, кышын һәм язын эчәргә кирәк. Әти-әниләр үзләре рецепттан башка да сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме, әйткәнемчә, ул бөтен кеше дә эчә ала торган булмасын, чөнки анда витаминнар комплексы һәм минераль матдәләр күләме баланың яшенә карап билгеләнми. Ә балык маена килгәндә, аны шулай ук көзге-язгы чорда кулланалар. Ул хәзер төрле формада чыгарыла. Омега-3 һәм омега-4 иң әйбәте. Организмга кирәкле витаминнар ризык белән генә керми. Чөнки алар тиз үзләштерелеп, балага тәүлеклек кирәк булган норма процент белән чагыштырганда бик аз кала. Шуңа да язгы-көзге чорда витаминнар белән ярдәм итәргә кирәк. Аннан даруханәләрдә өч кап витаминны ике кап бәясенә тәкъдим итәләр. Бу капкынга эләгә күрмәгез. Шулай итеп алар сатылмаган препаратларны акция дип халыкка җиткерергә тырыша. Участок табибы белән киңәшләшергә дә онытмагыз. Чөнки ул туганнан ук сабыегызның сәламәтлеген тикшереп тора, кемгә нәрсә билгеләргә кирәген яхшы белә. Сәламәт булыгыз!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев