Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек әлифбасы

​​​​​​​Атеросклероз нәрсә ул һәм организмга тәэсире нинди?

Атеросклероз (грек сүзе: atera-ботка+склероз) – хроник авыру. Артерияләрнең стеналары тыгызлана һәм эластиклыгын югалта, ә бу үз чиратында аларның тараюына һәм кан йөрешенең начараюына китерә.

Сәламәт кешеләрнең каны артерияләр буенча гәүдәнең барлык өлешенә килә, аларны кислород һәм башка матдәләр белән тәэмин итә. Артык холестерин, атеросклеротик бляшкалар хасил итеп, кан тамырларының эчке стенасына утыра.

Атеросклеротик бляшка – майлар катнашмасы (беренче чиратта холестерин) һәм кальцийдан торган нәрсә. Кан тамырының эчке стенасындагы шул “үсенте” өстендә тромб (күзәнәкләр җыелмасы, нигездә тромбоцитлар һәм кан аксымы)  туплана башлый. Тромб, беренчедән, артерияне тагын да кысырыклый, икенчедән, аңардан кисәкчек аерылып кан агымы белән тамырлар буйлап “сәяхәткә” китәргә мөмкин. Кан тамырының диаметры әлеге бляшка аркасында бик кечерәйгән урынында тромб уза алмый һәм кан юлын томалый. Мондый очракта кан әйләнеше бик каты бозыла: ул кайсыдыр органга (яки аның кайсыдыр өлешенә) бөтенләй килми башлый һәм ул үлергә мөмкин. Соңгы хәл түбәндәге авырулар булганда очрый: эчәклек һәм аяк артерияләрендә бөке; бөер, үт куыгы һ.б. инфаркты. Йөрәкне туендыручы кан тамырлары зарарланганда - инфаркт үсә, әгәр дә атеросклероз баш миен туендыручы артерияләрне бозса – инсульт куркынычы күп тапкырлар арта. Авыру берничә еллар дәвамында акрын гына, әмма сәламәт кан тамырларына да таралып, зурая. Артериядәге кан юлы яртыдан артыкка тарайгач кына, кеше кан әйләнешенең җитешмәү билгеләрен сизә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев