Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек өчен иң куркыныч баш киемнәрен атадылар

Бүрек һәм берет киеп йөрү куркыныч, имештер, чөнки алар составындагы химикатлар яман шеш авыруларын китереп чыгарырга сәләтле.

Мондый нәтиҗәләр турында медиклар хәбәр итә, бу киемнәрне юган вакытта кулланыла торган төрле порошок һәм кондиционерлар организмга һәм сәламәтлеккә зыян сала ала, дип билгеләп үтә табиблар. Җитмәсә, күпчелек баш киемнәре буялган йон җепләреннән эшләнелә, бу да зарарлы икән. 
Белгечләр фикеренчә, Россия базарында сатылучы бүрекләрнең 80% ы сәламәтлек өчен зыянлы. 
Баш киеме кигән вакытта аллергия, кызару шулай ук көчле баш авырту килеп чыга икән, димәк, аңардан кичекмәстән баш тартырга кирәк. 
Экспертлар россиялеләргә табигый материаллардан эшләнгән бүрек, шапкалар сатып алырга киңәш итә. 
Салкын көннәрдә мода артыннан куам дип, яланбаш йөрүчеләргә медиклар катгый шелтә белдерә. Чөнки 
колак зонасында биологик нокталар урнашкан, алар туңса, борын ялкынсынуы, тонзиллит һәм фарингит барлыкка килә. Шулай ук, кышын яуган кар-чәч өчен нык зарарлы. 
Салкын һава аркасында баш миендә кан тамырлары кысыла башлый, шуңа күрә кан йөреше акрыная. Яшь чакта яланбаш, туңып йөрү олыгая барган саен акыл ягыннан зәгыйфльләнүгә китерә. Баш киеме кимичә йөрүдән колаклар, миндалиннар, борын куышлыклары, баш мие тышчалары, бит нервлары ялкынсына, өши. 
Бик күпләр башларына капюшон гына элдереп йөри. Экспертлар сүзләренчә, ул җилдән һәм түбән температурадан сакларга мөмкин дә бит, әмма юлдан узып баруышлый як-яктагы манзараны күрүне киметә, ә бу җәяүлеләр өчен үтә куркыныч. 
tomsk.ru чыганагыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев