Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәт буласың килсә

Көз көне ашарга кирәкле ризыклар.

Кишер: бета-каротинга бай булуын барыбыз да белә. Ә ул иммун системасы күзәнәкләре үсешенә ярдәм итә, анемиядән дә файдасы бар.
Миндаль: Е витамины салкын тию авыруларыннан сак­лый.
Имбир: суган белән сарымсакны бәреп ега, иң яхшы табигый антибиотик. Әлеге үсемлек составында 10 антивирус матдәләр бар.
Кабак: пектин, минерал, сирәк очрый торган Т һәм К витамины, шулай ук С, В1, В2, В5,  Е, РР витаминнары да бар бу яшелчәдә.
Анар (гранат): тәмле генә түгел, 6 кыйммәтле аминокислотага да бай. Шуңа да ул итне алыштыра ала. Чөнки бу аминокислоталар ике ризыкта гына бар.
Тәмләткечләр: аларның күбесе дәвалау яисә профилактикалау үзлегенә ия. Ризык әзерләгәндә куркума, дәфнә яфрагы, дарчин, укроп, петрушка, сельдерей тамыры салырга онытмагыз. Иммунитетыгызны ныгытып кына калмыйча, ризыгыгызны да бизәр.
Суган: борын мышкылдаганда, салкын тигәндә актив кулланалар, чөнки ул вирусларны үтерә. Моннан тыш кандагы холестерин һәм организмдагы шикәр дәрәҗәсен киметүгә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев