Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сириягә китәргә җыенучы өч кешене тоткарлаганнар

Казанда ФСБ хезмәткәрләре Россиядә тыелган "Җт-Тәкьфир вәль-Хиҗра" экстремистик төркеменең өч вәкилен тоткарлады. Бу хакта ФСБның төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

ФСБ версиясе буенча, экстремистлар Сириягә барырга планлаштырганнар, ә соңыннан террорчылык төркемнәре составына керергә тиеш булганнар.

Төркем лидеры һәм аның ике тарафдары фатирларында тентүләр үткәрелгән.Алар барышында террорчылыкка багышланган дини әдәбият, салкын корал, электрошокерлар табылган.

"Экстремистик бергәлек эшчәнлеген оештыру" маддәсе буенча эш кузгатылган. Ни кызганыч, биредә психологик яктан яхшы оештырылган эш алып барыла. Яшьләр зур акча, яхшы тормышка өметләнеп, үз тормышларын кыл өстенә куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев