Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сириядә һәлак булган Россия Героеның тол хатыны хәрби комиссариаттан суд аша 1,5 млн сум акча алган

Өч балалы тол хатын туендыручысын югалту буенча пенсиясенә 100 процент өстәмә түләү алачак.

Россия Героеның тол хатыны хәрби комиссариаттан 1,5 млн сумнан артык акча алган. Бу хакта "Аналар хокукы" фондының рәсми сайтында хәбәр ителә. 
2016 елның 3 июнендә, Сирия территориясендә хәрби бурычлар үтәгән вакытта, яраланудан гаубица артиллерия дивизиясенең разведка начальнигы Марат Әхмәтшин һәлак була. 
Үлеменнән соң, аңа РФ Герое исемен бирелә, закон буенча, өч баласы белән тол калган хатынына туендыручысын югалту уңаеннан, пенсиягә 100-процент өстәмә акча вәгьдә ителгән. Әмма ТР хәрби комиссариаты һәлак булучының гаиләсенә түләүләр күләмен арттырудан баш тарткан, һәм тол хатын ничарадан бичара судка мөрәҗәгать иткән. 
Беренче утырыш 22 ноябрьдә узды, әмма судья карар кабул итә алмады, чөнки военкомат вәкилләре Әхмәтшинаның пенсия эшен китермәде. 
Якларның карашларын тыңлап, судья фонд дәгъвасын канәгатьләндерде. 
«Татар-информ» язганча, хәзер Марат Әхмәтшинның гаиләсе тулы күләмдә акча алачак. Моннан тыш, җавап бирүче - хәрби комиссариатка миллион ярымнан артык суммага өстәмә түләү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев