Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар болытлы һава һәм явым-төшем турында кисәтә

Якындагы өч көндә – 28 февраль, 1 һәм 2 мартта Татарстанда кар явачак.

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә кар явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кар явачак, көндез урыны белән бераз буран булуы ихтимал. Төнлә температура -12 градуска кадәр салкын булачак. Ә көндез температура 1-6 градус салкын булачак.

Язның беренче көнендә Татарстанда юеш кар һәм вак яңгыр көтелә. Урыны белән буран һәм юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы 9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температура -4 градустан + 1 градуска кадәр булачак.

2 мартта синоптиклар шулай ук юеш кар һәм вак яңгыр явуын фаразлый. Көндез температура – 3 градустан + 2 градуска кадәр булачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев