Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар аномаль җылы һава торышы фаразлый

Чагыштырмача уңайлы метеошартлар киң циклонның җылы секторы белән бәйле.

Алдагы ике көндә уртача һава температурасы нормадан югары булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына сылтама белән КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чагыштырмача уңайлы метеошартлар киң циклонның үзәге Балтик диңгезендә булган җылы сектор белән бәйле. Көньяк агымнар үз эшен эшли, диде метеоролог.

“Климатик норма буенча, 10 декабрьгә уртача тәүлеклек һава температурасы -8 градус булырга тиеш. Әмма бүген термометрда көндез -2, ә төнлә -4 градус торачак. Күрсәткечләр нормадан биш градуска югары, бу аномалия”, – диде Юрий Переведенцев.

Казанда 10 декабрьнең минималь һава температурасы 1921 елда 30,9 градуска кадәр салкын теркәлгән булган. Температура максимумы - 4,3 градус җылылык 2006 елда билгеләнгән.

Бүген, 11 декабрьдә, төнлә -6 градуска кадәр салкын, көндез исә -3 градус була. 12 һәм 13 декабрьдә шәһәрдә бераз салкынайтачак – төнлә һава температурасы -7 градус, көндез -4 градус булачак. Җомга, 14 декбрьдә, төнлә -10 градус, көндезге сәгатьләрдә -5 градус фаразлана.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X