Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сингапурның биш законы, алар аны дөньяда иң чиста шәһәр итә

 Сингапур – үзенең икътисади нәтиҗәлелеге һәм иң мөһиме – чисталыгы белән дан тоткан шәһәр-дәүләт.

Туристлар һәм күп кенә рейтинглар билгеләп үткәнчә, шәһәр искиткеч чиста.
Сингапурның биш иң гадәти булмаган законы.

1. Чүпләргә ярамый
Сингапур дөньядагы иң чиста һәм яшел шәһәр-бакча исеменә дәгъва итә. Шуңа күрә биредә чүп ташлау буенча бик катгый законнар эшли. Әгәр дә сез чүп-чарны юлга чыгарып ташласагыз – билгеләнгән суммада штраф киләчәк. Әгәр бу гамәл кабатланса штраф та артачак. Өченче тапкыр ташланса, тагын арта. Нәтиҗәдә, бөтенләй төзәтү эшләренә җибәрүләре бар. Ә бездә чүпне кем кайда тели, шунда бәреп калдыра.Бездә дә тиздән катгый закон булачак.

2. Сагыз чәйнәргә ярамый
1992 елдан илдә сагыз тые ла. Аны илгә кертергә һәм кулланырга ярамый. Әгәр боз сагыз – штраф. Бу шулай ук шәһәрдә чисталыкны саклау өчен эшләнгән. Ә бит безнең илдә сагыз ташланмаган берәр урын бармы икән. Аларны юлда да, тукталышларда да, урындыкларда да, гомумән бөтен җирдә күрергә була.

3. Төкерергә ярамый
Әлбәттә, кирәк булганда төкерергә була, тик җәмәгать урыннарында моны эшләргә ярамый.
Эш шунда ки, тикшерүләр күрсәтүенчә, төкерек кайбер вирусларны һавада 6 сәгатькә кадәр саклый, ә уңайлы климат булганда 24 сәгать «яши» торганнары да бар.
Шуңа күрә кеше төкергән икән, бу прогрессив штраф булачак (һәр хокук бозу өчен сумма арта).
Әгәр дә тыелып булмаса, кулъяулыкка төкереп, аны чүп-чар ыргытыла торган урынга ташларга була.
Ә безнең урамнарда те ләсә-ничек төкеренеп йөрү гадәти хәл булып тора. Кайвакыт сиңа терәлеп дияр лек узып барганда «лач» итеп төкереп китәргә мөмкиннәр.

4. Кошларны ашатырга ярамый
Кошлар нинди генә матур булмасын, кызганычка, алар (бигрәк тә күгәрченнәр) «оча торган күселәр» булып санала. Алар инфекция һәм чүп-чар тарата, шуңа күрә Сингапурда кошларны ашату тыелган. Штраф (сумнарда) – 20 355 сум. Безгә дә кирәк шундый закон. Юкса шәһәр уртасындагы күгәрченнәрдән әллә нинди авырулар таралуы бар.

5. Бәдрәфтә үз артыңнан юдыртырга
Әйе, анда ул бар. Әгәр бәдрәфтә үз артыгыздан юдыртмасагыз, сез кешеләрнең экологик иминлеген бозасыз дип санала. Исегездә тотыгыз, Сингапур «бакча» булырга тели. Ә анда тормыш калдыклары булырга тиеш түгел. Штраф – 6000 сум.
Сингапур законнары булса иде ул бездә..., нишләр идек, белмим. Чистарак яшәр идек, мөгаен. Югарыда әйтелгәннәрнең берсе дә юк шул әле бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев