Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә син штрафыңны түләдеңме?

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, административ штрафларны түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан аны салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алт мыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять белдерүнең ун көнлек чорын исәпкә алып, штраф түләмәгән өчен җаваплылык, карар чыгарганнан соң 71нче көндә җитә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү аның суммасының ике тапкыр артуына, әмма ул бер мең сумнан да ким булмаска тиеш, йә унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, йә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, штрафларны вакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев