Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шундый кешеләр дә бар икән әле

Казан меценаты, авария хәлендәге йортта яшәүче Дания Перминова һәм аның әнисе 94 яшьлек тыл хезмәтчәне Мәрфуга Гадиевага яңа фатир сатып алу өчен кирәкле сумманы бирде.

Исегезгә төшерәбез, Дания Нургазиз кызы ике фатирның милек хуҗасы: берсе Карл Маркс урамы, 29нчы йортта, икенчесе – Декабристлар урамы, 9нчы йортта урнашкан. Икесе дә авария хәлендәге дип табылган. Декабристлар урамындагы фатирда Дания Перминова белән әнисе яши. 
Тыл хезмәтчәненең катлаулы хәлдә калганын ишеткән меценат, аңа торак мәсьәләсен чишүдә ярдәм итәргә булган. Алга таба яшәү өчен Дания Нургазиз кызы Яшел Үзәндә Шустов урамындагы 6нчы йорттан ике бүлмәле фатирны сайлап алган, аның мәйданы 67,2 кв.м. Торакның бәясе 2 млн 900 мең сум тәшкил итә. Аның бер өлешен – 1 млн 149 мең сумын Дания ханым үзе түли. Бу сумма аңа авария хәлендәге торак өчен компенсация буларак күчерелгән иде. Яңа фатирны сатып алуга җитмәгән 1 млн 750 сумны, үзенең кем булуын белгертергә теләмәгән хәйрияче бүләк итә.
Әмма, билгесез сәбәпләр аркасында, Дания Перминова тәкъдим ителгән ярдәмне кабул итәргә ашыкмый. Яңа фатирга күчкәнче, анда ремонт ясау­ларын таләп итә: чолан (кладовка) белән кухня арасындагы стенаны сүтәргә, балконда җылы идән ясарга, линолеумны паркетка алыштырырга куша. Фатирны яңартуның суммасы да әйтте – 450 мең сум.   
«Яшел Үзән муниципаль районының техник күзәтчелек хезмәте» оешмасы белгечләре, үз чиратында, әлеге фатирны тикшереп, таләп ителгән төзекләндерү эшләренең чыгымнарын исәпләде. Фатирга, чынлап та, сантехника һәм электр плитәсе урнаш­тыру кирәк. Ремонт суммасы 40 мең тәшкил итә. Бу эшне муниципалитет үз исәбеннән һәм иң кыска срокларда башкарырга әзер.
Хәзер Дания Перминова, ярдәмнән баш тартыргамы, әллә яңа фатирга күчәргәме, дигән соңгы карарын кабул итәргә тиеш.   

ЯҮМР Советы матбугат хезмәте

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X