Шәһәр пляжында коенырга ярамый
Яшел Үзән шәһәр пляжында вакытлыча коенырга ярамый. Тиешле карарга бу атнада район Башкарма комитеты җитәкчесе кул куйды.
Тыюның сәбәбе булып, суның микробиологик күрсәткечләр буенча санитар норма шартларына туры килмәве тора. Пляжда коенырга ярамауны кисәтүче белдерүләр эленәчәк һәм рейдлар уздырылачак, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев