Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр күлендә 23 яшьлек егет батып үлде

Шәһәр күлендә кеше батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр итә.

Урынга  Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны, полиция, медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре чыга. Суга батучының иптәшләре сөйләвенчә, төнлә алар компания белән күл буенда ял иткәннәр, исерек булганнар. Кайсыдыр мизгелдә 23 яшьлек егет агач конструкциядән суга сикерә һәм күл уртасындагы фонтанга таба йөзә башлый. 50 метр тирәсе йөзгәннән соң су астына китә.

Фаҗига чыккан урынга Казаннан зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чакыртыла. Егетнең гәүдәсен водолазлар судан иртәнге дүртләрдә чыгара.

Шуны искәртергә кирәк, шәһәр күлендә су коену катгый тыелган. Кисәтү билгеләре су буйларына куелган. Әмма, билгеле булганча, исереккә диңгез тубыктан. Хәтта салкын көннәрдә дә кешеләр суга керүдән курыкмый. Кайвакыт шәһәр күлендә балалар да коена.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны һәм ГИМС хезмәткәрләре халыкны кисәтеп шуны җиткерә: махсус җиһазландырылмаган урыннарда коенырга ярамый. Салмыш килеш бигрәк тә. Балаларны да су буйларында караучысыз калдырмагыз.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск утопленник городское озеро