Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шофер булып тугансыңдыр

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары шофер, машина йөртүче булам, дип хыяллана. Авылдашыбыз, Норлат егете Марат Бикмуллинга исә, балачагыннан ук машина җене кагыла, чөнки әтисе дә гомер буе шофер була.

Әтисе янына утырып йөргән кечкенә малай бик иртә руль борырга да, буе җитмәсә дә, тормозына басып карарга да яшьли өлгерә. 
Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, үсмер алдында укырга кая барырга, дигән сорау туып та карамый. Чөнки бары тик Васильеводагы Автотранспорт техникумына кереп белем алып, машиналар серенә төшенергә теләвен тәгаен белә. 
Тырышып укый, машиналар белгече – автомеханик һөнәре алган егет ил алдындагы хәрби бурычын да намус белән үтәп, зенит - ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Белемле, тәртипле егетне «Сельхозхимия» берләшмәсендә дүрт куллап каршы алалар, чөнки шоферлар һәрвакыт кирәк. Марат Сәлим улы анда ике ел эшләгәннән соң, «Сельхозтехника» оешмасына урнаша. Биредәге эше аеруча җаваплылык сорый, ул автобуста эшчеләр йөртә. Кайсы гына техникага утырса да, юлда игътибарлы, үзе һәрчак чиста-пөхтә, ә машинасы һәрвакыт юылган булыр.
«Каздорстрой» идәрәсенең Норлат бүлекчәсендә эшли башлаганына да егерме ике елдан артып киткән Маратның. Юллар, юллар! Күпме тигез юллар салынды икән ул еллардан бирле? Әйтергә генә ансат, иртәнге өчтән-дүрттән чыгып китеп, буранлы көннәрдә кар чистартып, машиналар йөри башлаганчы, юлларны ачып куюлар, дисеңме, җәйге челләдә иртәдән кичкә кадәр асфальт җәюләр... Юллар төзү иң игелекле гамәлләрнең берседер. Маратның өлеше дә бик зур монда. Шактый еллар «КамАЗ»да эшләгәч, бу машинадан аерыласы да килмәгәндер, чөнки елдан артык Марат Сәлим улы авыр юл техникасын ташый торган МАЗ тралда эшли. Аз сүзле Марат: «Үз эшемне бик яратам»,– дип кенә җавап бирде. Шулайдыр, үзе сайлаган һөнәр бит ул. Һәм яратмасаң, гомерең буе шофер булып эшләп булыр идеме икән?! Кайда гына хезмәт итмәсен, җитәкчелек тарафыннан гел мактау кәгазьләренә, рәхмәт сүзләренә лаеклы авылдашыбыз! 
Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, барлык машина йөртүчеләргә бары тик һәвеф-хәтәрсез юллар телисе килә.

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев