Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәхси кабул итүләр туктатыла

Санитария-эпидемиология хезмәтләренә телефон аша мөрәҗәгать итеп була

«Яңа коронавирус авыруын (COVID-2019) алып керү һәм тарату куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында" Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 2 мартындагы 5нче карары, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2020 елның 27 мартындагы хаты нигезендә, Россия Федерациясендә карантин һәм чикләү чараларын кертү, Яшел Үзән шәһәре һәм районы халкы арасында яңа коронавирус авыруын кисәтү һәм таратуны булдырмау максатларында, 30 марттан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалы гражданнарны шәхси кабул итүне туктата.

Сораулар буенча мәгълүмат алу өчен гражданин түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала:
884371 5 62 07– Роспотребнадзорның Яшел Үзән җирле бүлеге җитәкчесенең кабул итү бүлмәсе;
884371 5 72 63 – кулланучылар хокукларын яклау, санитария-эпидемиология законнары, гигиена белеме мәсьәләләре буенча консультация пункты;
884371 5 62 92 – шәхси медицина кенәгәләрен рәсмиләштерү, производство контролен һәм санитария-эпидемиологик экспертизаларны оештыру буенча белгечләр;
884371 5 63 46 – табиб-эпидемиологлар;
884371 5 59 82 – бактериологик лаборатория;
884371 5 66 11 – филиалның баш табибының кабул итү бүлмәсе.

Күрсәтелгән телефоннар буенча гражданин үзенең соравына кичектергесез җавап таба алачак.
Гражданнарның һәм ведомстволарның һөнәри медицина тикшерүләрен узу, шәхси медицина кенәгәләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча карантин режимы чорында мөрәҗәгать итмәүләре сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев