Массакүләм чаңгыда йөрү Яшел Үзәндә ике урында – Мирный микрорайонының чаңгы базасында, «Маяк» спорт комплексы территориясендә һәм районда узачак.
Теркәлү – 8.30дан 10.00 сәгатькә кадәр барачак, ачылу тантанасы – 10.15 сәгатьтә, старт – 10.30да. Традиция буенча, оештыручылар, чаңгы чабышы уңайлы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли. Теләсә кайсы яшькә һәм физик мөмкинлекләргә исәпләнгән дүрт дистанциядә: 400дән алып 2022 метрга кадәр ярышырга мөмкин булачак. Катнашучыларны бушлай чәй көтә, ә финишлаучыларга истәлекле сертификатлар тапшырылачак.
Нет комментариев