Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шикәрне хуҗалыкта куллануның 5 ысулы

Тап бетерү. Шикәр үлән табын бик җиңел бетерә. Тапны бары тик юешләрегә һәм шикәр комы сибеп бер сәгать көтәргә кирәк. Нәтиҗәсенә исегез китәчәк!

  • Ризыкның әчелеген киметү. Ризыкны әзерләгәндә кызыл борычны күбрәк кушып җибәргәнсез икән – чәй кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм әчелеге басылачак.
  • Ис бетерү. Шикәр, кәһвә тегермәнендә чыгартылган кәһвә һәм башка тәмләткечләрнең исен һәм төсен үзенә ала.
  • Кулдан майны (смазка) бетерү. Майны (смазканы) кулдан сабын белән юып төшерәсе авыр икәнен барыбыз да белә. Ә теләсә нинди май һәм шикәр комы катнашмасы ярдәмендә моны эшләве бик җиңел. Шуны кулыгызга ышкыгыз һәм юып төшерегез.
  • Кисеп алынган чәчәкләрнең гомерен озайту. Шикәр чәчәкләрне сакларга ярдәм итә. Суга бары тик 3 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы аш серкәсе кушырга кирәк. Шикәр сабакларына файдалы, ә серкә бактерияләр үрчүен туктата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы сахар

2
X