Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шикәр һәм майлы ризыкның зарарлылыгын кире кагалар

Шикәр һәм майлы азыклар кеше сәламәтлегенә бик тискәре йогынты ясый, дип санала. Әмма психолог һәм туклану буенча эксперт Кристоф Клоттер, ул хәзерге вакытта Фульда (Германия) шәһәре университетларының берсендә укыта, бу продуктларны куллану тыелса да, алар организм өчен мөһим һәм кирәкле, дип хәбәр итте.

Әгәр миллионлаган еллар элек кешеләр немец туклану җәмгыяте тәкъдим иткән туклану рационына ияргән булса, кешеләр күптән үлгән булыр иде, дип белдерде Клоттер журналистлар белән булган әңгәмәдә. 2017 елда шикәр зарарлы ризык буларак кабул ителә башлады, ул вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кешеләргә аны куллануны киметергә киңәш итте. диетолог сүзләренчә, мондый тәкьдим өчен фәнни нигез юк. Хәзерге вакытта шикәр сәламәтлек өчен зарарлы дигән фаразны раслый торган төгәл мәгълүматлар дә китерелмәгән. Майлы ризык белән дә шул ук хәл. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев