Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шикле эчемлекләр йөрткән автомобильләр тоткарланды

Машинаңда шикле эчемлекләр йөрткәндә хокук саклау органнары тикшерүенә эләксәң, аның өчен җавап тотмыйча кала алмыйсың. Хәзер андыйларның һәркайсына җитди җәза каралган.

Менә шулай,  Яшел Үзәннең К.Маркс урамындагы 65нче йорт янында полиция хезмәткәрләре шикләнеп, “КИА РИО” автомобилен туктаткан.  Алар машинаның багаж бүлегендә спиртлы эчемлек салынган бишәр литрлы 2 канистр тапкан.

Өстәвенә, анда акциз маркасыз HENNESSY француз коньягы  этикеткалы шешәләр дә булган.

- Моның буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы уполномоченные машинасында легаль булмаган эчемлек йөрткән хатын-кызга административ хокук бозу турында эш кузгатып, административ тикшерү уздыру билгеләде, - дип сөйли безгә  Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгәтуллин.-Шундый ук эш Мәскәү кешесенә дә ачылды. Ул 22 мартта  М7 юлының 755нче чакрымында тотылды. Аның автомобилендә  спиртлы эчемлек салынган бишәр литрлы биш пластик сыешлык табылды. Мәскәүдә яшәүче бу кеше  шешәләрдә “Праздничная” аракысы булуын һәм ул аларны Мәскәү кибетендә сатып алып, йөртергә уңайлы булсын өчен  пластик шешәләргә бушатуын аңлатты. Бөтен суррогатларны да экспертизага җибәрдек. Озакламый болар буенча ярашлы процессуаль карарлар чыгарылачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск нелегальный алкоголь госалкогольинспекция