Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигърият бәйрәме дәвамлы булсын

22 нче март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге “Ана – бөек исем!” дип аталган VIII Халыкара уку бәйгесенең муниципаль тур бәйгесе булып узды.

Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 50 дән артык укучы көч сынашты.

Бәйге ике юнәлештә оештырылган иде. Беренчесендә укучылар 60 нчы еллар һәм замандаш язучылар әсәрләрен сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды. Балаларның чыгышларына “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасыннан, мәгариф идарәсеннән, Татарстан язучылар берлегеннән килгән кунаклар бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.
Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Хәлим Җәләлов, Айдар Хафиз һәм Луара Шакирҗанның килүләре ямь өстенә ямь бирде. Алар үзләре дә шигырьләр язарга яраталар, шуңа күрә укучыларга киңәшләрен бирделәр, иҗат белән дуслашырга өндәделәр, шигъриятнең чын дуслары булуларын теләделәр.


Укучылар бу бәйгегә бик нык әзерләнеп килгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан Мулла Иле мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинов Газиз, Норлат мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Гайнуллина Хания (үз иҗаты номинациясе) белән Кузина Елизавета, Осиново гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Пыркина Ангелина һәм 9 нчы лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Газизова Эльмира билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Килгән кунаклар шушы бәйгене югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Әйшә урта мәктәбе директоры Зыятдинова Гөлнур Рәис кызына һәм бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарына рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Бәйгедә катнашкан балалар шагыйрьләргә, язучыларга баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә соклану мөмкинчелеге алдылар.

Эльвира Бачкова,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Район, шәһәр мәктәп директорлары белән һәм балалар бакчаларында Филиппова эшли, ә аның эшләгәнен урып алган көлтәләр белән чагыштырсак, көлтәләрен Конгресс вәкилләре алып китеп тора, ә интегеп, тир түгеп эшләгәнне күреп зурласалар, "көлтә" калмаудан куркып үзләренә уңайлы ялкауларны эзлиләр.

    Теги: Яшел Узэн районы Әйшә шигърият бәйрәме