Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигъри күңелле Илгиз

Урам кызлары арасында бердәнбер акыллы малай иде Илгиз. 

Әле үсмер чакларында ук мәдәният йортында Тукай әкиятләре буенча куелган Таз малайны уйнаганын күреп, халык иҗат йортыннан бәяләргә килгән Рәшидә апа Тәминдарова: «Синең урының сәхнәдә, энем», – дигән иде. Әмма, авыл баласына тотрыклы һөнәр кирәк бит ул, мәктәпне тәмамлагач башта Тәтеш, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының җир белгечләре-агрономнар әзерләүче бүлегендә укыды.Чын ир-егетләрчә хәрби хезмәтен дә үтәп кайтып, Норлат совхозында белгечлеге буенча эшли башлады. Кайда гына хезмәт итсә дә, шигъри күңелен биләп алган сәнгать дөньясын ташламады ул. Мәдәният йортында режиссер булып эшләгән чакларында балалар белән спектакльләр куеп, рес­публика күләмендә лауреат исемен алды, әле тагын бик күп уңышларга ирешкән булыр иде биредә калган булса. Күптән түгел Илгиз Билал улы Кашапов чыгыш ясаган берничә чарада булырга туры килде безгә, аның озын-озын шигырьләрне бер ялгышусыз яттан сөйләгәнен, башкару осталыгын күреп: «Эх, ник синең урының сәхнә түгел?»  – дип күпләр уйлагандыр. Илгиз, аеруча якташыбыз, Айдар авылы егете Илдус Абзаловның (мәрхүм) шигырьләрен яратып башкара. 
– Аның бөтен язганнарында дин әхлаге, нәсыйхәт ята, – ди ул.
Бүген үзе дә динебез кушканнарны үтәп, мәчеткә йөри. Соңгы елларда күзләре начар күрсә дә, кәефе шәп аның, чөнки ул үзенең күңел халәтенә туры килә торган шөгыль тапкан, бакча эшләре, куян, кәҗә, үрдәкләр белән мәш килеп ята, сыерчыклар сайравына уянып, тургайлар җырын тыңлап, туган авылында калуына куанып яши!  Әле озак еллар исәнлектә гомер итәргә язсын сиңа, Илгиз!
Илгиз янында кунакта булып фотога да төшереп кайттым әле! Авылдашым Нурия Гайнуллина төшергән видеоны «Яшел Үзән» сайтында карый аласыз.

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев