Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шакымыйча гына керәчәкләр

Законга төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә, приставлар фатирларның ишекләрен ватарга хокуклы.

Юстиция министрлыгы "башкарма эш итү турында" гы (исполнительное производство) законга төзәтмәләр проектын җәмәгатьчелек хөкеменә тәкьдим итте. Бу төзәтмәләр нигезендә, суд приставларына торакны үзгәртеп планлаштыруның һәм анда газ җиһазларының дөреслеген тикшерү өчен, фатир һәм йортларның ишекләрен вату хокукын бирә. Дөрес, әлеге алым закон башкаручылар тарафыннан фатир хуҗасы ишеген ачмаса гына кулланылачак, ди "Российская газета". 
2020 елдан суд приставларының статусы артачак. Ишекне вату менә нидән гыйбарәт. Пристав таләбен үз иреге белән үтәү өчен ике тәүлек бирелә. Шул вакыт эчендә хәл үзгәрмәсә, хокук тәртибен башкаручы ишекне ватып керәчәк. 
Приставка ишекне үз куллары белән ватмаска рөхсәт итәләр. Ул "тиешле махсуслаштырылган оешманы җәлеп итәргә хокуклы", өстәвенә слесарьлар фатир хуҗасы хисабына бу эшне башкарачак. Понятойлар булу -мәҗбүри. Приставлар беркетмә төзү өчен полицияне җәлеп итәчәк. 
Юристлар аңлатканча, ишекне ватып керү соңгы чара буларак карала. 
Ремонт башланган гражданнарның ишекләрен ватып керү булмаячак. Барыннан да элек, кешегә торак инспекциясе вәкилләре киләчәк һәм әңгәмәгә кору өчен килгәннәрен әйтәчәкләр. Бу этапта фатир хуҗасының рәсми кунаклар алдында ишекне ябарга хокукы бар. Тик "минем йортым - минем ныгытмам" дигән төшенчә тулысы белән эшли дигән сүз түгел әле бу. Фатирдагы пычраклык, әшәкелек һәм корткычлар бөтен йорт буенча таралып, биредә яшәүчеләрнең иминлегенә һәм сәламәтлегенә яный икән, бу шәхси эш булудан туктый. Әгәр шикләнелүче хуҗа хәлне аңламаса, торак инспекцияләренең мондый төр фатирларга керү өчен судка мөрәҗәгать итеп санкция алырга хокукы бар.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев