Шаһиәхмәтов Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакын 5%ка арттырырга кушты
Яшәеш

Шаһиәхмәтов Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакын 5%ка арттырырга кушты

2021 елда муниципалитетта хезмәт хакының уртача дәрәҗәсен гомумреспублика күрсәткеченә җиткерергә планлаштыралар.

2021 елда Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакын гомумреспублика дәрәҗәсенә җиткерергә. Моның өчен аны 5%ка күтәрергә кирәк. Бу хакта муниципалитетның бишенче йомгаклау сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.

«Бүгенге көн бурычы - хезмәт хакын республика буенча булган уртача дәрәҗәгәчә - биш процентлы арттыру белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул аңлатканча, хәзер Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе якынча 34,5 мең сум.


Нет комментариев