Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезон башланганнан бирле Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 800 тоннадан артык продукция сатылды

Көзге ярминкәләр шәһәрдә һәм районда берничә мәйданчыкта уздырыла.

Яшел Үзәндә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен «Табигать байлыклары» ваклап сату базары һәм Комаров урамындагы «Сәүдә ишегалды» сәүдә комплексы, шулай ук «Яңа Тура» Технополисы территориясендә һәм Осиново авылында «Радужный» сәүдә үзәге янында сатып алырга мөмкин.
Ярминкәләр шимбә көнне уза.

Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сату өчен максималь уңай шартлар бирелә. Ярминкәләрдә районның товар җитештерүчеләре һәм шәхси эшмәкәрләре, безнең район территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм йорт яны кишәрлекләре булган гражданнар, шулай ук Татарстанның башка районнарыннан, Марий Элдан һәм Чуваш республикасыннан гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

-Атна саен ярминкәләрдә 30дан артык мобиль сәүдә объекты катнаша, алар арасында җирле крестьян-фермер хуҗалыклары бар, һәрвакыт «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты үз продукциясен тәкъдим итә, - дип хәбәр итте Яшел Үзән районы башкарма комитетының кулланучылар базары бүлеге башлыгы Марат Шакиров.

Районның ярминкә мәйданчыкларында 20 миллион сумга якын 837 тонна продукция сатылган инде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә район

Советы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев