Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезнең ярдәм белән хыяллар чынга аша

Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелгән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе алдагыларыннан күпкә аерылып торды. Гадәти чыгышлар тыңлаудан тыш, җитәкчеләргә игелекле акциядә катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Яшел Үзәндә ел саен «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм авыр хәлдә калган гаилә балалары өчен Яңа ел акциясе уздырыла. Һәр баланың үзенә генә хас хыялы бар. Чын күңелдән теләгәндә, ул бәйрәм төнендә тормышка ашачак. Әлбәттә инде, мәрхәмәтле җитәкчеләребез ярдәмендә. Аларның һәммәсенә үзен бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы итеп хис итү мөмкинлеге бирелде. Горький исемендәге мәдәни үзәктә урнаштырылган «теләкләр чыршысы»на балалар кулы белән ясалган шарлар эленгән, ә артына теләкләр язылган. Әнә 8 яшьлек Димага – робот, 10 яшьлек Дашага  – колакчык (наушник)  кирәк...
Яңа ел ул – могҗизалар бәйрәме. Әйдәгез әле, яңа 2019 елны иң игелеклесе итик, чөнки балалар чит-ят булмый ул. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән алар елмаер, тылсымның барлыгына ышаныр.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев