Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сезнең гараж кайда тора?

Узган атна ахырында Жуков урамында законсыз төзелгән гаражларны сүтә һәм күчерә башладылар. Әлеге чараның инициаторы ЗПТС булды.

– Әлеге корылмалар предприятие өчен куркыныч тудыра, – диде ЗПТСның иминлек һәм гомуми мәсьәләләр буенча башкарма директоры урынбасары Рамил Заһидуллин. – Безнең предприятиенең шәһәр өчен мөһим объект булуын онытмаска кирәк, ә әлеге гаражлар бик куркыныч, чөнки, беренчедән, предприятие территориясенә рөхсәтсез керүләре мөмкин, икенчедән, ЗПТС территориясе янында мондый корылмаларның булуы террорчылыкка каршы иминлекне боза. 
Менә шуның өчен, җылылык челтәре җитәкчелеге  ЯҮМР башкарма комитетына муниципаль җирдә законсыз салынган гаражларны алуны сорап, хат җибәрде. Һәм  узган ел ахырында гараж хуҗаларын кисәтү максатыннан, ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенең әлеге мәсьәлә буенча карары чыгарылды һәм муниципаль җирләрне үз ирек­ләре белән яулап алган гражданнарны кисәткән аншлаг куелды. 
Беренче гаражны ачканда (җомга көнне өч гараж алынды) фотога һәм видеога төшерү оештырылды, анда булган бөтен әйбер язып алынды. Аннан соң,  әйберләре белән бергә гаражлар ябылып, эретеп ябыштырылып, Гәр зираты янындагы территориягә чыгарылды. Хуҗалары килгәнче, ягъни ярты ел эчендә, бу гаражлар Королев урамы 24 адресы буенча сакланачак. Без коллегалар белән фотога төшергән, ә законсыз корылмалар машиналарга төялгән вакытта,  гаражларның берсенә ике егет килеп,  әйберләрне бушата башлады. 
– Әлбәттә, без  гаражлар алыначагы турында ишеттек, әмма шуңа кадәр барып җитәренә генә ышанмадык, – ди  үзен Дмитрий дип атаган егетләрнең берсе. – Шуңа күрә бүген тизрәк килеп җиттек.
ЯҮМР башкарма комитеты вәкилләре,  яшәүчеләргә гражданлык сизгерлеге күрсәтеп, үзләренең әйберләрен һәм гаражларны  килеп алып китүен сорап, мөрәҗәгать итә.
Дөресен генә әйткәндә, монда сизгерлек түгел, ә башны гына  эшләтергә кирәк. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, сезнең әлегә берничә көнегез бар, тизрәк гаражларыгызга ашыгыгыз һәм әйберләрегезне төяп алып китегез! Үзегезгә кирәк булмаса, кемгә дә булса сатарсыз. Өстәвенә, әгәр дә бу эшләрне үзегез эшләсәгез, сезгә карата бернинди дә санкцияләр кулланылмаячак. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, ачылган гаражларның берсендә кыйммәтле әйбер – әйбәт кенә телевизор бар иде.

Фотографияләрне һәм видеоматериалларны моннан һәм шулай ук  youtube каналында күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Бу корылмалар куркыныч тудыра

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев